Әлмәттә Мәскәү нефть компанияләре (МНК) проблемалары буенча федераль парламентарийларның күчмә утырышы башланды
19.06.2008
Бүген Түбән Камадагы “Бигеш” аэропортына дүртенче рейс белән Россия парламентының югары һәм түбән палаталары вәкилләре килде.
Очыш полосасында аларны Татарстан Дәүләт советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Түбән Кама башлыгы муниципаль районы Айдар Метшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновлар каршы алды.
19 нчы июньнән 21 нче июньгә кадәр югары дәрәҗәле кунаклар табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Россия Федерациясенең Федерация Советы комитеты һәм табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитетларының күчмә утырышында катнашачаклар.
“Татар-информ” мәгълүматлар агентлыгы корреспондентының Россиядә нефть чыгару белән бәйле кече һәм урта бизнес үсеше перспективалары нинди дигән соравына Федерация Советы комитеты рәисе Виктор Орлов түбәндәгечә җавап бирде: ”Без сезнең республикагызда нәкъ менә шуны ачыкларга җыенабыз да инде. Татарстанга килгәндә, әлеге юнәлештә сезнең республика һәрвакыт алдынгы урыннарны алып килде. Нәкъ менә шуның өчен дә без сездән өйрәнергә өмет итәбез”.
В.Орлов сүзләренә караганда, Россиядә, нигездә, чимал базасы инде кими бара торган “эшкәртелгән” төбәкләрдә кече нефть компанияләре үсешенең перспективалары яхшы. Шулвакыт нефтьнең калган өлешен чыгара ала торган кече компанияләргә дә чират җитә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бүген илебезнең 23 төбәгендә 160 тан артык кече нефть компаниясе эшли, аларның 34 е Татарстанда урнашкан. Безнең республиканың геологик разведка һәм нефть чыгару өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар, битум ятмаларын үзләштерү башланды. Моннан тыш, Татарстан белгечләре авыр алына торган нефть запасларын чыгаруның җитди тәҗрибәсенә ия.
Күчмә утырышта катнашучыларның берсе - табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитеты рәисе Наталья Комарова - нефть чыгару һәм нефть эшкәртү белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес вәкилләре якын араларда салымның җитди йомшаруына өметләнә алулары турында хәбәр итте. “Инде бүген үк нефть компанияләренә салым йөкләмәсен киметү юнәлешендә Россия Хөкүмәте керткән проектларның бөтен бер пакеты беренче укуда ук каралды. Әлеге мәсьәлә уңай чишелеш табар дип уйлыйм”, - диде Наталья Комарова.
Әлеге минутларда Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә киңәшмә үтә. Иртәгә Норлатта күчмә утырыш үткәрү планлаштырыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы