Фәрит Мөхәммәтшин: "Питрәч һәм Теләче районнары узган елда республика икътисады үсешенә лаеклы өлеш керттеләр"

04.03.2013

Бүген Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары Советларында районның 2012 елгы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2013 елга куелган бурычлар буенча фикер алышты. Җирле вәкиллекле органнарның хисап сессияләрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Питрәчкә килеп җитү белән, спикер Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовикларның тол хатыннары өчен төзелгән 24 фатирлы йортны тантаналы ачуда катнашты. Фатир алучылар өчен үзе дә шатлануын белдерде, Татарстанда хөрмәтле ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен мөмкинлекләр барлыкка килүен белдерде. Аннан соң спикер, Пирәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин белән фронтовикның тол хатыны Анастасия Ксенофонтова фатирында булып, аңа җылы келәм бүләк итте.

Питрәч районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин чыгыш ясады. Район буенча территориаль тулаем продукт күләме узган ел белән чагыштырганда 9,1 процентка арткан һәм 4 млрд. 619,2 миллион сум тәшкил иткән. Икътисади эшчәнлек төрләре буенча төяп җибәрелгән товар күләме 1685,3 млн. сумлык булган. 2012 елда районның тупланма бюджетына 232 млн. 319 мең сум күләмендә салым кергән. Уртача айлык хезмәт хакы – 16288,5 сум. Сәнәгать индексы 118,2 процент тәшкил иткән.

2009-2012 елларда мәшгульлек буенча төбәк программасы нигезендә районда 605 кеше үз эше белән шөгыльләнгән һәм 35 млн. 574 мең сум күләмендә ярдәм алган. Узган елда банклар 92 млн. 200 мең сумга 391 кредит биргән.

Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың социаль-икътисади үсеше һәм ТР Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан билгеләнгән, алда торган бурычлар белән таныштырып, 2012 елның Татарстан өчен уңышлы ел булуын белдерде. Ул муниципаль хакимиятләрне авылдагы активлыкны арттырырга һәм шәхси хуҗалыкларны үстерергә чакырды. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында бу эш юнәлешенә җитди карарга кирәк. Спикер питрәчлеләр өчен Казандагы Агропромпаркның мөмкинлекләр тудыруын, аның казанлыларда зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте.
Утырышка нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин 2012 елда район тарафыннан алып барылган эшнең, инвесторлар белән уртак кызыксынулар, күпсанлы республика программаларында катнашу питрәчлеләргә 2013 елда алга куелган бурычларны ныклы ышаныч белән хәл итәргә мөмкинлек бирүен әйтте.

ТР Теләче муниципаль районында Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башка рәсми затлар озатуында производство һәм социаль объектларда булды.
“Теләче” сәнәгать мәйданчыгында берничә производство ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта биредә тузган шиннарны эшкәртү буенча мини-завод эшли. Якын киләчәктә тагын 5 предприятие эшләтеп җибәрү ниятләнә. Инвесторлар вәгъдә иткәнчә, берничә елдан сәнәгать мәйданчыгына 30 га якын резидент киләчәк.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм озатып йөрүче затлар “Тюлячинские стальные профили” ҖЧҖ мәйданчыгында металлочерепица һәм профнастил материаллары җитештерүче линияне ачуда катнашты. Производствоны сафка куючылар проект үзен 4 елда аклар дип исәпли.

Теләче районында чаңгы базасын ачу чын бәйрәмгә әйләнде. Беренче чаңгы ярышына Дәүләт Советы Рәисе старт бирде. Тантанада парламент җитәкчесе теләчелеләрне яңа объект ачылу белән котлады һәм аларга спорт өлкәсендә уңышлар теләде.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Айдар авылында балалар бакчасы һәм фельдершерлык-акушерлык пункты белән бергә бер бинада мәктәп ачу тантанасында да катнашты. Яңа соцобъектны торгызу мәсьәләсен хәл итүдә Татарстан парламенты җитәкчесе ярдәм итте. Дәүләт Советы үз чыгышында, авылларда башлангыч мәктәпләрне саклау – Татарстан Президенты карары дип искәртте. “Әгәр авыл мәктәбе ябылса, авыл интеллегенциясе дә юкка чыгачак, ә аннары авыл да, - дип үз фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, туган телне саклау өчен авылларны яшәтергә кирәк”.

Ул чыгышы ахырында айдарлыларга үз торак пунктларында демографик вәзгыятьне яхшыртуны теләде. Әлегә биредә, гомумән район буенча туучылар саны үлүчеләр саныннан түбәнрәк. Бүгенге көндә мәктәптә 11 укучы белем ала, балалар бакчасына 8 бала йөри. Кадрлар белән 100 процент тәэмин ителгән, барлык укытучылар һәм тәрбиячеләр югары белемгә ия.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы Советының хисап утырышында катнашты. Узган ел районда 4,589 млрд. сумлык тулай төбәк продукты җитештерелгән. Сәнәгать производствосы индексы 107,6 процент тәшкил иткән. Эшсезләр саны - 2,2 процент. 2012 елның гыйнвар-декабрендә эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 17 976,8 сум тәшкил иткән. 2013 елның 1 февраленә булган мәгълүматларга караганда, районда мөгезле эре терлек саны 15437 баш тәшкил итә.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә: “Теләче районында инициативалы кешеләр эзләү алымы ошады. Биредә яңа производстволар ачыла, яңа бизнес-проектлар гамәлгә куела. 20 ел элек яңа административ-территориаль берлек булып оешкан Теләче районы бүген тулы көченә эшли. Район Татарстан җитәкчелеге белән бергә үзенең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итә ала. Шул ук вакытта Теләче районы гел үзенә генә хас алымнарны тәкъдим итә”, - дип ассызыклады.


Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге