Алексей Песошин Россия вице-премьеры Татьяна Голикова уздырган киңәшмәдә катнашты

20.10.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә видеоконференция форматында Россия Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова рәислегендә узды.

Киңәшмәдә “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында”гы Федераль законга  һәм “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү, шулай ук башка закон проектлары хакында фикер алыштылар.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.