Рөстмә Миңнеханов: Дубай инвестфорумы - чит ил партнерлары белән яңа элемтәләр булдыру өчен бик әйбәт мәйданчык

20.10.2020

Дубай инвестфорумы - Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә бүлешү, яңа элемтәләр урнаштыру өчен бик әйбәт мәйданчык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай еллык инвестицион форумында (Annual Investment Meeting - AIM) катнашучыларны сәламләү сүзендә әйтте.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында форум онлайн-режимда 20 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр узачак. Төп тема - «Икътисадны яңадан аңлау: цифрлы, стабиль һәм тотрыклы киләчәккә күчү».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Дубайдагы форум динамик рәвештә үсә, анда катнашучылар саны арта, шул исәптән Россиядән дә. Татарстан форумда 2011 елдан бирле катнаша. «Әлеге форум цифрлы форматта уза. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә чараны оештырган һәм сәламләү сүзләрен җиткерергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге Татарстан – Россиянең зур инвестицион потенциаллы, алдынгы, сәнәгать ягыннан алга киткән һәм инновацион регионнарының берсе. «Безнең республикада инвесторлар өчен нәтиҗәле инфраструктура эшли: махсус икътисадый зоналар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, технопарклар, сәнәгать парклары, бизнес-инкубаторлар, технополислар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты инфраструктурадан тыш, бизнес өчен салым, таможня һәм коммерция ташламалары булдырылуга игътибар итте: "Безнең инвестор кадрлар, куәтле чимал базасы һәм уңайлы инфраструктура белән тәэмин ителгән".

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты йөкләмәсе буенча ул 2014 елдан «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Әлеге оешма Россиянең мөселман илләре белән якынаюына ярдәм итә. "Дубайда ел саен уздырыла торган инвестицион форумда катнашучыларга  «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты да таныш", - дип билгеләде Татарстан Президенты.

«Безнең республика партнерлык өчен ачык. Сезне Татарстанга безнең тәҗрибәбез һәм потенциалыбыз белән шәхсән таныша алу өчен чакырам. Форумда катнашучыларның барысына да файдалы очрашулар һәм яңа кызыклы элемтәләр телим", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте