Рөстәм Миңнеханов Измирда Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды

19.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясенә (Төркия) эш сәфәре кысаларында Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды.

Сәнәгать зонасы төньяк-көнбатышта диңгез портыннан 20 км ераклыкта, аэропорттан 45 км, йөк автомобильләре өчен таможня постыннан 8 км ераклыкта урнашкан. Гомуми мәйданы - 624 гектар. ОПЗда барлыгы 584 предприятие урнашкан, аларда 40 меңнән артык кеше эшли. Резидент-компанияләр туку сәнәгате һәм әзер кием җитештерү, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, металл эшкәртү, химия һәм азык-төлек сәнәгате, пластик, электроника һ. б. өлкәләрдә эшлиләр.

Татарстан Президенты сәнәгать зоналарының кайбер предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, «Эсен Пластик»компаниясенең төрле диаметрлы пластик торбалар производствосы белән танышты. Завод якынча 2 мең төр продукция чыгара. Бу - ПЭ-100 суүткәргеч торбалары, югары тыгызлыклы полиэтиленнан юынты сулар өчен гофрацияләнгән торбалар, ПЭ-80 табигый газ өчен торбалар, саклагыч телекоммуникацион торбалар, эчә торган су өчен торбалар һ. б.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Норм Дживата» заводында булды. Компания машина төзелеше, автомобиль секторлары компанияләре, көнкүреш техникасы, электроника, мебель һәм төзелеш өлкәсе җитештерүчеләре өчен болтлар һәм крепежлар җитештерә. Завод FORD, Fiat кебек эре компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты җитештерү линияләрен карады һәм продукцияләре белән танышты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.