Татарстанда 1 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр коронавирус белән авыручыларның яңа 540 очрагы теркәлгән

17.10.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 7770 кеше тәшкил итә (яки 100 мең кешегә 208,1 авыру). Сентябрьнең шул чоры белән чагыштырганда  авыручылар 1,3 тапкыр арткан. Сентябрьдә 721 очрак теркәлсә, 1-17 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 540 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марина Трофимова сүзләренчә, сезонлы инфекцияләр чорында авыручылар (атна саен авыручылар 0,5%ка) артачак.

Авыручылар арасында өлкән буыннар 96% тәшкил итә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар 1,5 тапкыр арткан. Марина Трофимова өлкәннәр өчен үзизоляцияне үтәү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, эш бирүчеләр андый хезмәткәрләр өчен өйдән эшләү формасын кертергә тиеш.

Хезмәт коллективларында яңа авыру очраклары ачыклану дәвам итә. Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казан хезмәт коллективларында иң күп хокук бозу очраклары ачыкланган. Саклык чаралары арасында температураны үлчәмәү очраклары күп теркәлә.

Ике атна эчендә 181 аптека тикшерелгән, шуларның бишесендә хокук бозулар ачыкланган (3%).

515 мәктәптә тикшерүләр узган. 47 мәктәптә хокук бозулар ачыкланган (9,1%).

1 сентябрьдән кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) билгеләре булган 5248 бала мәктәпкә кертелмәгән.

ТР Премьер-министры киңәшмә барышында коронавирус таралмасын өчен барлык санитар таләпләрне үтәргә өндәде, шулай ук санитар режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдларны дәвам итәргә кушты. Аның сүзләренчә, кабат хокук бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.

Алексей Песошин коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын үтәүне көчәйтергә, өлкән яшьтәгеләр өчен үзизоляция режимын кертергә, өлкәннәргә азык-төлек һәм дару китереп бирү өчен волонтерлар хәрәкәтен яңартырга чакырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.