Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Генераль Ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

17.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Генераль ассамблеясенең Россия Федерациясендә WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән Россия эшлеклеләре арасында Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, быел Дублинда (Ирландия) узарга тиешле WorldSkills Генераль Ассамблеясы, пандемия аркасында, цифрлы форматка күчерелде һәм хәрәкәттә катнашучы 70тән артык илдән вәкилләр җыйды. Чара 13 һәм 14 октябрьдә узды һәм ике сессиядән торды.

Ассамблеяда WorldSkills – Әзәрбәйҗан, Кения һәм Үзбәкстанның яңа әгъзаларын сәламләделәр. Шулай итеп, инде 85 ил Глобаль хәрәкәткә кушылды.

Чара кысаларында WorldSkills International җитәкчелеге милли чемпионат финалын дистанцион-кара-каршы форматта әзерләү һәм уздыру өлешендә WorldSkills Russia эшен югары бәяләде.

WorldSkills International стратегиясе буенча вице-президенты, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлегенең белем бирү оешмаларын тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм үстерү буенча генераль директоры урынбасары Екатерина Лошкарева һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берләшмәсенең WorldSkills стандартлары буенча федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларны оештыру буенча генераль директоры урынбасары Карина Саликова WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының мөһим мирасы турында хисап бирделәр һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының мирасы турында, аның Россия Федерациясендә һөнәри белем бирү системасын һәм күнекмәләрен үстерүгә нинди этәргеч бирүе сөйләделәр.

Генераль ассамблея нәтиҗәләре буенча, Certificate of Merit WorldSkills International Мактау грамоталары белән Россия Федерациясендә хәрәкәт үсешенә зур өлеш керткән һәм WorldSkills һөнәри әзерлекнең илкүләм системасына һәм милли проектларга интеграцияләнүенә ярдәм иткән Россия эшлеклеләре билгеләп үтелде. Болар – шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов; Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева; Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков; Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов; «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры урынбасары – техник директоры Алексей Тымчиков; «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директорының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары, Россиядән WorldSkills International, WorldSkills Europe һәм WorldSkills Asia техник делегаты Алинә Досканова.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.