Марат Җәббаров: Быел шикәр чөгендерен җыю буенча эш югары дәрәҗәдә оештырылган иде

17.10.2020

Татарстан Республикасы кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 %ы. 172 мең тонна уңыш җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш 16,5 ц тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, уңай һава торышы булуга карамастан, Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнары хуҗалыкларында көнбагыш җыелмаган.

Кукуруз уңышын җыю турында Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 20 мең гектардан яки 45% мәйданнан кукурузны бөртеккә җыйганнар. 104 мең тонна уңыш җыелган. Шул ук вакытта 25 мең га мәйданда кукуруз җыелмаган әле. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан районнарында иң күп җыелмаган мәйданнары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар.

Алга таба ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шикәр чөгендерен җыю турында сөйләде.

Шикәр чөгендере уңышын җыю төгәлләнеп килә, 1,6 мең га җыясы калды. “Быел шикәр чөгендерен җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Моңа һава торышы да, шулай ук инвестиция компанияләренең кызыксынуы һәм оешканлыгы да ярдәм итте. Бүгенге көнгә мәйданнардан (47,6 мең га) 2,1 млн тонна уңыш алынган. Бер гектардан 440 центнер уңыш чыккан.

Җирне көзге эшкәртү турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров туңга сөрү 1,7 млн га мәйданда, ягъни барлык күләмнең 94% башкарылган, дип хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, 3 проблемалы район калган: Әлкидә – 6 мең га, Әгерҗедә – 14 мең га, Югары Осланда – 10 мең га мәйданда туңга сөрәсе бар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтлауны оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте. Кышкы чорда  11 мең трактор, 2800 комбайн һәм 80%тан артык авыл хуҗалыгы машинасы паркын төзекләндерергә кирәк булачак. Ел саен запас частьларга 3,5 миллиард сумга якын акча тотыла.

Марат Җәббаров хуҗалык һәм агрохолдинг җитәкчеләрен паркта җитешсезлекләрне вакытында бетерергә, заказлар урнаштырырга һәм көннәр җылы булганда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап калырга чакырды.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.