Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альфа-Банк Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән ваклап сатуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда Х5 Retail Group башкарма директоры Игорь Шехтерман, «Пятерочка» федераль сәүдә челтәренең коммерция директоры Виталий Вальков һәм башкалар катнашты.