Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Карен Шахназаров Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булырга ризалыгын белдерде

02.03.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген атаклы кинорежиссер, “Мосфильм” киноконцерны генераль директоры Карен Шахназаров белән Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында очрашты. 

Әлеге чарадаТатарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигматуллина, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров катнашты.

Карен Шахназаров Казанга "Татаркино" ТР Дәүләт оешмасы чакыруы буенча үзенең фильмы “СССРда мәхәббәт” презентациясенә килде. Фильм премьерасы кичә, 1 март көнне, “Мир” кинотеатрында узды. 

Татарстан Президенты һәм Карен Шахназаров Татарстан кинематографы үсеше, әлеге тармак белгечләре квалификацияләрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу ахырында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Карен Шахназаров Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе булырга ризалыгын белдергәне турында хәбәр итте.

 Шулай ук «Мосфильм» киноконцерны мәйданчыгында Татарстан Республикасының яшь кинематографистларын укыту мөмкинлеге, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында атаклы Россия режиссерлары һәм сценаристлары мастер-класслар уздыруы турында да сүз барды.



ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина