Фәрит Мөхәммәтшин: “Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерү һәм өстәмә кыйммәтне булдыру өчен сизелерлек резервлар бар”

01.03.2013

“Заман технологияләре үскән 21 нче гасырда үз товарларыбызны базарда этәрүнең стандарт булмаган яңа формаларын актив файдаланырга, электрон сәүдә мәйданчыкларын эшкә җигәргә, тиешле локаль мәгълүмат ресурсларын булдырырга кирәк. Республикада моның инде уңай үрнәкләре бар. Кулланучылар Интернет ярдәмендә Татарстанда җитештерелгән продукциягә заказ бирә ала. Бу тренд алга таба үсеш алыр дип ышанам”.

Бүген ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XIII съездында катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Парламент рәисе шушы көннәрдә ишекләрен ачачак Агропромпарк та республиканың мәгълүмат киңлегендә үзенең лаеклы урынын булдырырга тиеш, дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының мондый җыенын әлеге өлкәдәге проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикерләшү өчен абруйлы мәйдан дип исәпли. “Икътисади кризис, корылык еллары күрсәткәнчә, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катлаулы шартларда эшләргә чыдамлы булуларын исбатлады. Бу тагын бер кат Татарстанда авыл хуҗалыгын диверсификацияләү стратегиясенең, авыл халкының активлыгын стимуллаштыру, кече агробизнеска ярдәм курсының дөрес булуын раслый”, -дип ассызыклады парламент рәисе. Аның фикеренчә, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерү һәм өстәмә кыйммәтне булдыру өчен сизелерлек резервлар бар. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм буенча федераль, республика, муниципаль программалар да гамәлгә ашырыла. Авыл җирләрендә инфраструктураны үстерү буенча алып барылучы актив социаль сәясәт тә җирлекләрне үстерүгә үз өлешен кертә.

Бүгенге көндә Татарстан тулай төбәк продукты, сәнәгатьтә җитештерү, инвестицион активлык буенча илдә лидерлар бишлегенә керә. Ә менә, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, республикада агросәнәгать комплексында җитештерү күләме якынча 7 процентка кимегән. ВТО шартларындагы конкурентлы көрәшнең дә нәтиҗәсе бу. Фәрит Мөхәммәтшин ВТО шартларында үзебезнең җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме механизмнарын үзгәртү кирәк, дип исәпли. “Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдән әлегә файданы тоярга өлгермәдек, ә менә тискәре нәтиҗәләр инде үзен сиздерә”, -ди ул. Россиягә читтән кертелгән продукциягә пошлина бәяләренең кискен кимүе һәм кайбер чикләүләрнең бетерелүе нәтиҗәсендә, илгә дуңгыз һәм сыер ите кертү узган ел 1,4 тапкырга, сөт кертү өчтән бер өлешкә арткан. Шул сәбәпле, үзебездә җитештерлгән продукциягә сорау һәм бәя 25-30 процентка төшкән. “Җирләрне рациональ файдаланмау, матди-техник базаның, финанс ресурсларының җитмәве шартларында без көчле конкурентлык көрәшендә калабыз. Шул шартларда яшәп калу һәм үз урыныңны табу өчен, модернизацияне югары темпларда дәвам итәргә, җитештерүнең тагын да югары нәтиҗәлелегенә һәм рентабельлелегенә ирешергә кирәк”, -дип саный ул.

Үзебезнең продукциягә сату базарын табу да актуаль мәсьәлә. Бу бигрәк тә кече формадагы хуҗалыкларга кагыла. Продукцияне транспортлау, эшкәртү һәм сату хезмәтләре күрсәтүче эре логистика үзәкләре моны чишәргә ярдәм итәчәк.“Инде иртәгә яңа Агропромпарк мәйданында беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Әлеге тәҗрибә проектын республика һәм ил масштабында үрнәк итәргә кирәк. Иң мөһиме: анда продукцияне җитештерүчедән арзан бәягә сатып алып, кыйммәткә тәкъдим итүче сәүдәгәрләргә урын булмаска тиеш”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе республика җитәкчелегенең алга таба да дәүләтнең азык-төлек иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итүче кече формадагы хуҗалыкларга ярдәм итәчәген, ышандырды. Ул республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә, эре социаль программаларга планлы рәвештә финанслар бүлүнең арта баруын белдерде. “Бу акчалар аз булмаса да, җитәрлек тә түгел. ВТО һәм кискен конкурентлык шартларында авылга дәүләт ярдәмен яңадан карарга һәм арттырга кирәк. Бу федераль казнадан масштаблы финанс ярдәменнән башка мөмкин түгел”, - дип саный ул. “Бу республика җитәкчелегенең, депутатлар корпусының, Федераль Җыендагы вәкилләребезнең принципиаль позициясе, без аны яклаячакбыз”, -дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген агросәнәгать тармагы алдында икенче мөһим проблема квалификацияле кадрлар кытлыгына бәйле. Соңгы 10 елда республикада икътисадның төрле тармакларында мәшгуль гражданнарның саны 125 меңгә арткан. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында аларның саны 32 процентка кимегән. Аграр вузларны тәмамлаган егет һәм кызларның дүрттән бер өлеше генә авылга кайта. Шуны күздә тотып, ТР Дәүләт Советы федераль үзәккә бюджет хисабына белем алган студентлар белән килешүләр төзеп, аларны хезмәт урыннарына, шул исәптән авылларга, максатчан юллау тәкъдиме белән чыккан иде. “Кызганычка, федераль закон чыгаручылар бу тәкъдимне хупламады. Хәзер без шушындый республика законы проекты әзерлибез. Апрель аенда, аны фикер алышуга чыгарырбыз дип уйлыйм”, -ди Татарстан парламенты рәисе.

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең бүген узган XIII съездында ассоциациянең рәисе итеп кабат Камияр Байтимеров сайланды. Җыенда шулай ук Совет һәм Президиум әгъзалары расланды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы