Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышта катнашучылар электр белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләре, компаниянең 2020 елның беренче ярты елындагы җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук капиталь төзелеш планының үтәлеше турындагы мәгълүматларны карадылар.
Беренче яртыеллыкта капиталь кертемнәр 3 769млн сум тәшкил иткән. Капиталь кертемнәрнең шактый күләме электр энергиясе белән тәэмин итү объектлары төзелешенә һәм реконструкцияләүгә җибәрелгән.
Татарстанда 2020 елның беренче яртыеллыгында электр белән тәэмин итә торган 2 272 яңа объект сафка бастырылган, шул исәптән дүрт электроподстанция яңартылган.
Яшел Үзән (ПС 220), Югары Ослан (ПС 110), Куралово-Печищи (ВЛ 35 кВ ), Идел буе (ПС 110кВ), Узловая-Исмагилово (ВЛ 110) подстанцияләре төзекләндерелгән.