Шәһәр һәм районнар башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук саклау органнарына, Роспотребнадзорга мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиягә каршы чараларны оештыруны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Covid-19 белән авыручылар саны арту күзәтелә. Узган атнада үсеш темплары 0,3% булса, хәзер – 0,4%. Көн саен 30-35 очрак теркәлә. Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясе белән авыруның 7 мең 515 очрагы теркәлгән, шуларның 6 мең 362се сәламәтләнгән. Барлыгы 85 кеше вафат булган.
«Без ситуациянең катлаулана баруын күрәбез. Белгечләр билгеләп үткәнчә, авырулар саны, кешеләр тынычланып, профилактика чараларын үтәмәү аркасында арта. Мин кабат яңа чикләү режимнарын кертүебезне теләмәс идем. Моның өчен безгә санитар-эпидемиология чараларын: социаль дистанцияне, битлекләрне киюне, кул гигиенасын, гриппка каршы вакцинацияне һәм ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә үз-үзебезне изоляцияләүне катгый үтәргә кирәк», - диде ТР Президенты.
Эчке эшләр органнары тарафыннан профилактика чараларының үтәлешен тикшереп тору буенча зур эш алып барыла. Бу атнада эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 16 районда эшләрнең торышын тикшерде. Урыннарда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан 100ләп төркем төзелүе ачыкланды. Әлеге төркемнәр катнашында агымдагы атнада 1 мең 685 объект тикшерелгән. "Мондый төркемнәр бөтен җирдә дә булдырылырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Эчке эшләр министрлыгы күп санда хокук бозу очракларын ачыклауны дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов барлык тикшерелгән муниципаль берәмлекләрдә дә диярлек гражданнар һәм җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан аерым хокук бозулар ачыклануга игътибар итте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә койка фонды резервына мониторинг ясарга, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары һәм диагностик тестлар запасын тәэмин итәргә, шулай ук гриппка каршы вакцинацияне дәвам итәргә өндәде. «Моннан тыш, планлы медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә кирәк. Кешеләр кирәкле медицина ярдәмен алырга тиеш", - дип өстәде Татарстан Президенты.