Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәген 75 еллыгы белән котлады.
Бүген Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара узды.
Чарада катнашучыларга «РФА КазФҮ" ФТҮ үсеше тарихы турында видеоролик күрсәтелде.
«Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге «Федераль тикшеренү үзәген булдыруда һәм үстерүдә фәнни мәктәпләрнең роле турында»гы нотык белән РФА Казан фәнни үзәгенең ФТҮ директоры Олег Синяшин чыгыш ясады.
Үзәккә нигез Бөек Ватан сугышы елларында, эвакуацияләнгән институтларның хезмәткәрләре иңгә-иң куеп үз тикшеренүләрен алып барганда салына.
Бүген Казан фәнни үзәге – Россиянең иң эре күп юнәлешле академик учреждениеләренең берсе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, аның базасында электрон парамагнит резонансы, органик химия өлкәсендә бөтен дөньяга танылган фәнни мәктәпләр формалашты һәм үсеш алды.
Күп кенә галимнәр – күпсанлы фәнни премияләр лауреатлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Фәннәр Академиясе әгъзалары Казан фәнни үзәге исеме белән бәйле.
Бүген үзәктә берничә буын фән эшлеклеләренең фәнни традицияләре һәм тәҗрибәсе булган галимнәр эшли.
Бүген Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге алдында илкүләм проектларны, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен, Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән стратегик инициативаларны гамәлгә ашыру кысаларында мөһим бурычлар тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
РФАнең Казан фәнни үзәге көчле кадрларга һәм фәнни потенциалга, фәнни институтлар һәм университетлар белән интеграциягә ия. "Ышанам ки, Казан фәнни үзәге күп кенә предприятиеләр һәм югары уку йортлары белән берлектә циркуляр икътисад фәнни-белем бирү үзәген төзүдә актив катнашыр. Аның эше циркуляр икътисад принциплары буенча төзелгән гомумикътисадый һәм кадрлар белән тәэмин итүгә, яңа сыйфатлы технологияләр, продуктлар, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүләр исәбенә төбәкнең дөнья базарларында эшләвен киңәйтүгә юнәлдерелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык галимнәргә һәм хезмәткәрләргә фәнгә тугрылыклы калулары, Россия һәм туган республикабыз файдасына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры В. Н. Фальковның котлавы укылды.
Чара кысаларында «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәгенә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын һәм Татарстан Республикасының башка дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.