Ф.Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль хакимиятенә район казнасына салым җыюны арттыру турында уйларга киңәш бирде

28.02.2013

Саллы эчке резервлар, федераль, республика һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итә белү, эшкуарлык үсеше өчен шартлар тудыру – бу факторлар Мамадыш районы үсешенә уңай йогынты ясый.

Саллы эчке резервлар, федераль, республика һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итә белү, эшкуарлык үсеше өчен шартлар тудыру – бу факторлар Мамадыш районы үсешенә уңай йогынты ясый. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль берәмлеге Советының хисап утырышы нәтиҗәләре буенча шулай дип белдерде.

Аның әлеге районга эш сәфәре Мамадышның Никахлашу сараенда яңа гына балалары туган парларга тантанады шартларда ана капиталы алу өчен сертификат тапшырды. Соңгы 6 елда биредә 1614 дәүләт сертификаты тапшырылган. Агымдагы елда ана капиталы алу өчен 51 гариза бирелгән.

Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин район җиңел сәнәгать предприятиеләренең берсе – “Формекс” ябык акционерлык җәмгыяте милкендәге “Мамадыш промкомбинаты” эшчәнлеге белән танышты. Әлеге комбинат махсус хезмәтләр һәм сак хезмәте өчен киемнәр тегә, якын арада мех эшләнмәләре һәм баш киемнәре тегү өчен цех ачу көтелә.

Мамадыш районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында бер ел эчендә 1 млрд. 639 млн. сумлык товар җитештерелгән. 29 гектарда 77,4 тонна бөртеклеләр җыеп алынган, бер гектардан 19,5 центнер уңыш чыккан. 2013 елның 1 гыйнварена мөгезле эре терлек саны 26682 булган. 42 мең тонна – сөт, 2,8 мең тонна ит җитештерелгән. Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 9430 сум булган. Үзләре җитештергән товар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме – 3079 млн. сумлык. 2012 елда 470 кеше туган, 634е үлгән.

Анатолий Иванов, район бюджетын формалаштыручы төп предприятиеләрне билгеләп үтеп, яңа производстволар булдыру белән бәйле үсеш перспективасы турында сөйләп үтте. Мәсәлән, бүгенге көндә, умарта кортларын үрчетү хуҗалыгы булдыру өчен, пенополистиролдан ясалган умарта ояларын җитештерү буенча проект тормышка ашырыла башлау алдында. Шулай уку инвесторларның, җирле чималны кулланып, кирпеч җитештерергә теләкләре бар. Төрек эшкуарлары белән агротехпарк төзү буенча эш алып барыла. “Алабуга” махсус икүтисади зонаның якын булуы резидентлар белән кооперация элемтәләре өчен мөмкинлекләр ача.

Утырышта катнашучылар Мамадыш эшкуары Рифат Мотыйгуллинның чыгышын кызыксынып тыңлады. Ул киләчәккә ышаныч белән карый. Шул ук вакытта РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нисбәтеннән, моның авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табу мөмкинлегенә борчылуын да белдерә. Р.Мотыйгуллин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтер өчен, республика җитәкчелегенең мөмкинлекләр табуына ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин район Советы депутатларын республикадагы социаль-икүтисади вәзгыять белән кыскача гына таныштырып үтте. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Мамадыш районы, бөтен юнәлешләр буенча уңышлы эшләп, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бу торак һәм социаль өлкә объектларын төзү, авыл хуҗалыгын үстерүдә чагылыш таба. Шул ук вакытта ул муниципаль хакимияткә район казнасына салым җыюны арттыру турында уйларга киңәш бирде.

2013 елга перспективаларны билгеләп, Фәрит Мөхәммәтшин республиканың кече һәм урта бизнесны үстерүгә күп көч куячагын хәбәр итте. ТР Президенты тарафыннан җитештергән продукциядә әлеге төр бизнесның 35 процент биләп торырга тиеш дигән бурыч куелган иде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, нәкъ менә зур булмаган хуҗалыклар авыл хуҗалыгындагы тотрыклы булмаган бизнесның килеп җитмәгән якларын тиз арада күреп алырга, базар таләпләре нигезендә эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә сәләтле. “Мин монда да Мамадыш районының югарыда булуын әйтергә телим. Ул инициатив, кыю һәм булдыклы авыл кешеләрен кызыксындыра алган”, - диде спикер. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы 7 эчендә шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен 716 млн. сумлык 3077 кредит алынган.

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгы торышы буенча хафалануларны аңлавын белдерде. Федераль үзәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү буенча җитди чаралар кабул итәргә тиешлеген билгеләп үтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы