Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
Утырышта “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Руслан Максудов, икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары Андрей Феоктистов һәм техник мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов катнашты.
Андрей Феоктистов финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад ясады. 2020 елның 6 аенда сату күләме 4,05 млн декалитр тәшкил иткән, шул исәптән республикада - 1,23 млн декалитр.
Барлыгы компания тарафыннан 6 ай эчендә 3,8 млн декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, шуларның 3,6 миллионы - аракы.”Белый Кремль” заводы сырасы 5 млн декалитр күләмендә җитештерелгән.