Бай табиблык тәҗрибәсе, фәнни казанышлары һәм нәтиҗәле белем бирү технологияләре нәтиҗәсендә Казан дәүләт медицина академиясе медицина кадрларын үстерү урыны дип танылды. Академия укытучылары Россиядә һәм чит илләрдә дә лаеклы абруйга ия, киң танылган медицина бергәлегендә югары класслы белгечләр алар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада хәбәр итте. Бу чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Уку йорты 1920 елда, Казан клиник институты буларак оештырылган. 1923 елда табибларны камилләштерү өчен аны дәүләт институты дип үзгәртәләр. 1960-1980 елларда Казан ГИДУВ Идел буе һәм Урал төбәкләренең сәламәтлек саклауның беренчел звеносы табибларының квалификациясен күтәрүнең төп үзәге була. 1995 елда институт академия дип үзгәртелә.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениесенең профессор-мөгаллимнәр составын һәм сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллыгы белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Казан институты СССРда табибларга дипломнан соң белем бирү өчен беренче мәгариф учреждениесе булды. Нәкъ менә аның үрнәгендә бөтен Советлар Союзында табибларны камилләштерү институтлары системасы булдырылды.
"Бөек Ватан сугышы елларында ГИДУВ кыска вакыт эчендә фронт өчен медицина профиле белгечләрен әзерләүне тәэмин итте. Институт хезмәткәрләре эвакуация госпитальләрендә эшләделәр", - диде ТР Президенты.
Бүген академия федераль сынау проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Шуларның берсе – «Россия Федерациясендә медицина реабилитациясе системасын үстерү» проекты. Медицина академиясе эре халыкара спорт чараларын үткәрүне тәэмин итү өчен махсус табиб кадрларын әзерләүгә сизелерлек өлеш кертә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, коронавирус пандемиясе шартларында Академия укытучылары интерактив белем бирү модульләрен эшләгәннәр, алар табибларга махсус әзерлек алып барырга мөмкинлек биргән. Моннан тыш, алар ковид госпитальләрдә пациентларны үзләре турыдан-туры дәваладылар, шулай ук үз коллегаларына киңәшләр дә биреп торалар.
"Ышанам ки, гасырлык традицияләр һәм тупланган бай тәҗрибәсе Академиягә иң кыю фәнни-белем бирү идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашырырга, ә профессор-мөгаллимнәр составы киләчәктә дә һөнәри бурычларына тугры хезмәт итү үрнәге булыр. Үз эшчәнлегегездә сез республика ягыннан ярдәмгә тулысынча исәп тота аласыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты Академия вәкилләренә республиканың дәүләт бүләкләрен һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.