Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү проекты белән танышты

07.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен алга таба үстерү проекты, шул исәптән торак, офис-производство объектлары һәм сәүдә-күңел ачу инфраструктурасы төзелеше белән танышты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Фән шәһәре төзелеше планын «Т+Т» архитектура бюросы белгечләре әзерләде. Рөстәм Миңнехановка яңа торак кварталлар проектларын тәкъдим иттеләр, шул исәптән – урта катлы арендалы йортлар, эконом-класслы индивидуаль йортлар. Торак белән беррәттән офислар һәм фәнни-җитештерү үзәкләрен төзү тәкъдим ителә. Әлеге категория күп функцияле комплекс һәм офис-производство кластеры белән тәкъдим ителә.

Шулай ук архитекторлар сәүдә биналары һәм күңел ачу мәйданчыклары мәйданнарын арттырырга тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, тәкъдим ителгән проект Иннополис территориясендә аутлет-авыл төзүне күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фән шәһәренең торак фонды, беренче чиратта, биредә эшләүчеләргә юнәлдерелгән булырга тиеш, шуңа күрә торак һәм эш урыннары балансын төгәл үтәргә кирәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты инженер һәм социаль инфраструктура объектларын системалы үстерү кирәклегенә игътибар итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.