Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды

07.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Иминлек Советы әгъзалары, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев та катнашты.

Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм аны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә чыгарылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш – хокук саклау органнары һәм республика башкарма хакимияте органнары алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Балигъ булмаганнар тарафыннан көч куллану характерындагы гамәлләр ешрак башкарыла, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны арта.

Татарстан Президенты 28 сентябрьдә Зеленодольскта кылынган резонанс җинаятькә – яшүсмерләрнең таксистны үтерүләренә игътибарны юнәлдерде. Шик белдерелгәннәр тоткарлана, аларның икесе исәптә тора икән. "Компетентлы органнар алар белән нинди профилактик эш алып барылуын ачыклар дип уйлыйм", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозулар кылуның бер сәбәбе – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында криминаль субкультуралар тарату. Интернет челтәрендә: сайтларда, форумнарда һәм социаль челтәрләрдә җинаятьчел яшәү рәвеше актив популярлаша.

Кайбер эре һәм актив оешкан җинаятьчел формированиеләрнең яшьләр юнәлешен булдыру, урта мәктәпләрнең, һөнәри белем бирү учреждениеләренең өлкән сыйныф укучыларын үз сафларына җәлеп итү омтылышлары теркәлә.

«Бүген безгә криминаль субкультураларның йогынтысын минимальләштерү буенча чаралар күрергә кирәк. Безнең бурыч – балигъ булмаганнарның җинаятьләр кылу дәрәҗәсен киметү, аларның башка яшүсмерләргә тискәре йогынтысын булдырмау. Балигъ булмаганнарның җинаятьләрен кисәтү буенча катгый һәм максатчан чаралар таләп ителә. Без монда хокук саклау органнарының тырышлыгы гына җитәрлек түгеллеген аңлыйбыз. Барлык хакимият органнарының да, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдәгеләрнең дә  уртак эше кирәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.