Илдар Халиков: “Түбән Кама муниципаль районы – Татарстан Республикасында үсеш ноктасы булып тора"

27.02.2013

Бүген Түбән Кама муниципаль районы белән Түбән Кама шәһәренең берләштерелгән хисап сессиясендә 2012 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин узган елга нәтиҗә ясады. Ул чыгышында, узган ел Түбән Кама районы тормыш эшчәнлегенең һәр тармагында күрсәткечләр үсеше буенча билгеләп үтелде, дип белдерде. 2012 ел Түбән Кама тарихына рекордлы демография вәзгыяте белән кереп калачак. Узган ел 20 елга беренче тапкыр туучылар буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештек, 4110 сабый туды.
Бүген Түбән Кама ТР ның социаль-икътисад рейтингында икенче урынны били.
Узган ел Түбән Кама территориясендә “iPlast” предприятиесе җирле сәнәгать чыгара торган чималны эшкәртү производствосын җайга салып, кече һәм урта бизнес үсеше өлкәсендә үрнәк күрсәтте. Бүген нәкъ менә шул юнәлеш эшмәкәрлек үсешендә перспективалы санала, бу курс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да билгеләп үтелде. Бүген “iPlast” көнкүреш калдыклары өчен заманча пластик контейнерлар җитештерә.
Узган ел Түбән Камада сәнәгать төзелеше, авыл хуҗалыгы, экология, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләр уңышлы үсеш алды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы 2012 елның уңышлары белән бергә төрле өлкәләрдәге проблемалар хакында да белдерде. Алар – мәдәният, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге кече персоналларның түбән хезмәт хакы, кадрлар җитмәү, шулай ук медицина өлкәсендә дә. Мэр сүзләренә караганда, бүген бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү зарури.
Шулай ук сессиядә Түбән Кама муниципаль районы җитәкчелеге Татарстан Премьер-министрына сәламәтлек саклау системасын үстерү муниципаль максатчан программасын республика дәрәҗәсендә карауны сорап мөрәҗәгать итте. Программа ТР Президенты йөкләмәсе буенча 2011 елда эшләнгән, әмма Татарстан Финанслар министрлыгы тарафыннан хуплау тапмаган.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар биреләчәк, дип белдерде.
Шулай ук ТР Хөкүмәт җитәкчесе Түбән Кама муниципаль районының республика тулай төбәк продуктына өлеш кертүен, мәгариф, мәдәният, спорт һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уңышларын билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенә барлык республика программаларында һәм проектларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
2013 елда Түбән Кама муниципаль районына юллар төзелеше республика программасы кысаларында торак пунктларга асфальт салу өчен 200 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Моннан тыш, быел район мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү өчен 144 миллион сум акча алачак.
Илдар Халиков чыгышы ахырында Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләргә 2012 ел эшчәнлегендәге уңышлары өчен рәхмәтен белдерде.
Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте материаллары буенча