Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләре, кеше капиталына кертемнәр турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, Светлана Чупшева төбәктә җәмәгать киңлекләрен булдыру өлешендә тормышка ашырылган проектларны билгеләп үтте.
Светлана Чупшева сүзләренә караганда, төбәкләр белән системалы эш бизнес-климатны яхшырту, эшкуарлыкны үстерү өлешенә генә түгел, ә бәлки гражданнарның тормыш сыйфаты үсешенә дә кагыла. Бу – мәгариф, сәламәтлек саклау, иминлек, шәһәр мохите, экология өлкәләрендәге күрсәткечләр.
Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгы барлык уңай үзгәрешләрне дә гражданнарның үзләре өчен булуын аңлаулары мөһимлеген ассызыклады.