Татарстанда җәйге лагерьларда быел якынча 46 мең бала ял иткән

06.10.2020

Татарстанда җәйге лагерьларда быел 45 мең 771 бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

“Быел җәйге лагерьлар соңарып, ягъни, 1 июльдән эшли башласа да, без җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уңышлы үткәрә алдык. Республикабызның 32 муниципаль берәмлегендә 102 лагерь һәм санаторийларда 46 меңгә якын бала ял итте”, - диде Дамир Фәттахов.

Быел ял белән тәэмин ителәсе 218 меңнән артык баланың 46 меңгә якыны лагерьларда һәм санаторийларда ял итеп кайткан.

Коронавирус сәбәпле җәй көне оештырылмый калган мәктәп яны лагерьларында ял итү көзге һәм кышкы каникулларга күчерелгән.

“Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы быел шәһәр яны лагерьларындә ял иткән балалар саны буенча илдә беренче урынны алды, ә барлык ял итү формалары буенча - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер”, - диде Дамир Фәттахов.

Министр сүзләренчә, тормышта авыр хәлдә калган 2075 бала бу җәйдә бушлай ял итә алган. Шулай ук бушлай юлламаларны быел COVID-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре балаларына да биргәннәр. Барлыгы шундый 400 бала түләүсез ял иткән.

 


“Татар-Информ” МА