Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышында катнашты

06.10.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Очрашуның төп мәсьәләләре – физик культура һәм спорт өлкәсендә стратегик һәм программ документларны гамәлгә ашыру һәм 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе проекты.

Владимир Путин утырыш башында хәбәр иткәнчә, Совет кысаларында 2020 елга кадәр физкультура һәм спортны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышачаклар. Стратегия тәмамлана, һәм якындагы ун елга яңа программа документының төп нигезләмәләре буенча фикер алышачакбыз, дип билгеләп үтте ул.

«Иң мөһиме – спорт белән даими шөгыльләнүче төрле буын кешеләре саны 2009 елдан башлап ике тапкыр ярымга арткан һәм 60 миллионга якын кеше тәшкил итщ. Ягъни, бу хәтта стратегиядә игълан ителгән күрсәткечләрне гражданнарның 40 процентыннан бераз артып та киткән. Хәзер якынча 43 процент. Искәртеп узабыз, 2009 елда барлыгы 15 процент иде. Һәм алга китеш, без күргәнчә, әһәмиятле, - дип ассызыклады Владимир Путин. - Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту сыйфатны арттыру белән, иң мөһиме, гомер озынлыгын арттыру белән турыдан- туры бщйле. Бу хакта объектив мәгълүматлар нәкъ менә шул турыда сөйли дә инде. 2009 елдан 2019 елга кадәр Россиядә уртача гомер озынлыгының үсеше дүрт ел ярымнан артык. Бу – яхшы күрсәткеч. Бу уңай динамиканы, һичшиксез, саклап калырга кирәк, бу, планлаштырылганча, актив, спорт яшәү рәвеше алып баручылар саны 2024 елга – 55 процентка, ә 2030 елга 70 процентка җитәчәк. Бу саннар сыйфатка бәйле булу принципиаль мөһим. Физик культура белән даими шөгыльләнү яхшы мода гына түгел, ә бу бик мөһим, әмма моның җәмгыятебездә күпчелек кешеләрнең гадәтләренә, табигый нормага, яшәү рәвешенә әверелүенә тагын да яхшырак".

Бу елның катлаулы вакыйгалары спорт өлкәсенә җитди кагылды. Эпидемия аркасында, Россиядә, бөтен дөнья буенча, меңләгән спорт чаралары һәм Олимпиада булмый калды. Спорт заллары, клублар өчен мәҗбүри чикләүләрне гражданнар да, профессиональ атлетлар да, спорт оешмалары да, бу өлкәдә эшләүче бизнес та сизде.

Яңа стратегиядә мондый форс‑мажор шартлары булган очракта, кешеләргә физик активлыкны саклап калырга стадионнар, спортклублар, секцияләр ярдәм итәчәк һәм, әлбәттә, безнең җыелма командаларның тренировка процессын өзмәслек чаралар күрергә кирәк.

"Яңа стратегиядә шулай ук массакүләм спортны интенсив үстерү өчен шартлар булдыруга басым ясарга кирәк – мин бу хакта соңрак әйтәм әле – мәктәпләрдә һәм вузларда, эш һәм яшәү урыны буенча тиешле инфраструктура булдыру, - диде Владимир Путин. - Соңгы елларда зур гына спорт комплекслары, меңләгән ареналар төзелде, модернизацияләнде, һәм бу Олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, студентлар Универсиадалары, илебездә узган башка күп кенә халыкара форумнар уздыру нәтиҗәсе булды. Әмма хәзер нәкъ менә кешеләр өчен якын урнашкан кечкенә, яхшы җиһазландырылган мәйданчыклар һәм заллар челтәрен киңәйтүгә һәм яңартуга игътибар бирергә кирәк. Биредә, нигездә, бушлай шөгыльләнә алу мөһим. Бу бигрәк тә авыл территорияләренә кагыла, бу хакта да бер генә тапкыр әйтелмәде инде, анда мондый инфраструктура әлегә җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. Һәм монда 2021 елда старт алачак «Авылда спорт» ярдәмче программасы кысаларында зур эш башкарасы бар әле.

Доклад белән Спорт буенча советны әзерләүнең эш төркеме җитәкчесе, Приморье губернаторы Олег Кожемяко чыгыш ясады.

Тулырак мәгълүмат: kremlin.ru


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.