Алексей Песошин Куйбышев тимер юлларының яңа җитәкчесен тәкъдим итү чарасында катнашты

06.10.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты.

Бу чара видеоконференция режимында узды.

“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе - генераль директор Олег Белозеров Куйбышев тимер юллары җитәкчесе итеп Вячеслав Дмитриевның билгеләнүен хәбәр итте.

Вячеслав Дмитриев “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте идарәсенең Куйбышев тимер юлында баш инженер булып эшләгән. Ул шулай ук 2017 елдагы “Россия лидерлары” конкурсында җиңүче.

“Вячеслав Дмитриев җирле үзенчәлекләрне белә, үзен профессиональ, акыллы һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте”, - диде Олег Белозеров. Ул шулай ук Куйбышев тимер юлы югары планканы тотар һәм алга таба үсәр, дигән ышаныч белдерде.

Алексей Песошин Татарстан һәм Россия тимер юллары башкарган уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Ул барысына да уңышлар теләде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.