Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

06.10.2020

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республика алдынгыларына Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Бүләкләр тапшырыр алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика өчен быелгы истәлекле даталар һәм аның казанышлары турында искәртте.

“Шунысы куанычлы, сез дәүләт бүләкләрен республикабыз, илебез үсешендәге үзенчәлекле елда – ТАССР төзелүнең – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында аласыз. Без эшчәнлекне бәяләүдә төп критерийлар – торак, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр рәвешендәге яшәү шартлары буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләре арасына керүебез турында горурланып әйтә алабыз”, - дип билгеләде ул.

Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан үз йөкләмәләрен үтәүне, илкүләм һәм республика проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүләкләргә барлыгы 40 кеше (инженерлар, артистлар, рәссамнар, төзүчеләр, химиклар һәм башка һөнәр вәкилләре) лаек булды.

 

 


“Татар-Информ” МА