Татарстанда “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыру өчен, 13 меңгә кадәр төзүчене җәлеп итү планлаштырыла
17.06.2008Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин Азәрбайҗан Республикасы хөкүмәт делегациясе әгъзаларына Түбән Кама сәнәгать зонасында гамәлгә ашырыла торган “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын тәкъдир итте.
Шуны искәртик: Премьер-министр Артур Таир оглы Раси-Задә җитәкчелегендәге Азәрбайҗан Республикасы делегациясе Казанга 17 июнь көнне иртә белән килеп җитте һәм, аның өчен дип, Татарстанның һәм аның төп сәнәгать предприятиеләренең икътисади потенциалын тәкъдир итү оештырылды.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектының бәясе 222 млрд. сумлык дип бәяләнә. 2008 ел ихтыяҗларын исәпкә алып, проектны гамәлгә ашыру өчен, барлык белгечлектәге 13 мең төзүчене җәлеп итү планлаштырыла.
“Проект өчен бары тик инфраструктура күләме генә дә 16 млрд. сум тәшкил итә, - диде Марат Хөснуллин. – Республика өчен әлеге проект җитди “үсеш ноктасы” булып тора.
Шуны искәртик: “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы”
проектын өч этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла: нефть эшкәртү заводы төзелеше (I этап), нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы (II этап) һәм нефть химиясе заводы (III этап).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте