Фикер алышу вакытында утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы товарлары базарындагы вәзгыять уңаеннан борчылуын белдерде. Бу өлкәдәге бәяләрдә аерма булу фермер хезмәтеннән табыш алырга мөмкинлек бирми.
Бүген Яңа Чишмә муниципаль берәмлеге Советының хисап утырышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Спикер, утырыш башланганчы, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башка рәсми затлар белән бергә күптән түгел капиталь төзекләндерелгән Үзәк хастаханәне карады. Ремонт өчен 2012 елда сәламәтлек саклау систсемасын яңартып кору программасы кысаларында республика бюджетыннан 5,5 млн. сум акча бүленгән. 2,3 млн. сумга заманча медицина җиһазлары сатып алынган. Муниципаль район биргән 1,5 млн. сумга транспорт пандусы ясалган һәм җылылык системасы төзекләндерелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин хастаханә хезмәткәрләре белән аралашу вакытында авыруларга диагноз кую һәм “тар” белгечләргә җибәрүнең иң мөһиме булуын, моның өчен медицина белгечләренең югары квалификацияле булырга тиешлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта Яңа Чишмә районында демографик вәзгыять яхшыртуны таләп итә. Үлем-китем очраклары тууга караганда күпкә артык. Төрле җәрәхәтләр алу, йөрәк-кан тамырлары авырулары арту һәм башка тискәре факторлар аркасында хезмәткә яраклы халык саны кими. Хастаханәнең баш табибы Ришат Билалов сүзләренә караганда, килеп туган вәзгыятьне медицина хезмәткәрләре генә үзгәртә алмый, монда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча комплекслы киңкырлы ведомствоара эш кирәк.
Яңа Чишмә районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Уңай күренешләрдән ул сәнәгатьтәге, шул исәптән, авыл хуҗалыгындагы үсешне билгеләп үтте. Яңа Чишмә районы 2012 елда җитештерелгән товар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча республикада өченче урынга чыккан.
Ел нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районында сәнәгать индексы 103,1 процент тәшкил иткән. Үзләре җитештергән товар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме – 8017,2 мең сумлык. Уртача айлык хезмәт хакы– 17717 сум.
Узган елда терлек һәм кош ите – 22923 центнер, сөт 22113 тонна җитештерелгән, бер гектардан 21,5 центнер ашлык җыеп алынган.
Фикер алышу вакытында утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы товарлары базарындагы вәзгыять уңаеннан борчылуын белдерде. Бу өлкәдәге бәяләрдә аерма булу фермер хезмәтеннән табыш алырга мөмкинлек бирми. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә хәлне катлауландыра.
Фәрит Мөхәммәтшин, фермерларның һафалану сәбәпләрен аңлавын белдереп: “Соңгы елларда авыл хуҗалыгында бәяләрнең тигезсезлегенә карата каршылык катлаулана. Бездә авыл хуҗалыгы тармагы һава шартларына бәйле һәм бу бәйлелекне киметү мөмкин дә түгел. Җитмәсә, барысы да БСОга керү нисбәтеннән сагаеп калдылар. Гомумән алганда, мин бу процессны уңай бәялим, чөнки без ябык җәмгыятьтә яшәмибез”, - диде. Шул ук вакытта ул, БСОга кергәнче, тиешле базаны әзерләргә кирәк иде дигән фикерен дә җиткерде.
Спикер үз чыгышында, соңгы елларның авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, яңачишмәлеләрнең эре мөгезле терлекне, савым сыерларын һәм дуңгызларны саклап калуы өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль хакимиятләрне авылдагы активлыкны арттырырга һәм шәхси хуҗалыкларны үстерергә чакырды. Казандагы Агропромбанкның фермерлар өчен булган мөмкинлекләреннән актив файдаланырга чакырды.
Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул соңгы вакытта республика җитәкчелегенең җирле хакимияткә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге муниципаль идарәчеләргә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузарга омтыла. “Без бу институтны алга таба да ныгытачакбыз. Сезнең өчен укулар оештырылу мөһим, сез юридик һәм финанс-икътисад мәсьәләләрен яхшы белергә тиеш”, - диде спикер.
Парламент башлыгы сүзләренчә, гомумән алганда, яңачишмәлеләр – үсеш юлында. “Гамәлдәге депутатлар корпусы, районның тәҗрибәле җитәкчелеге җирле нефтьчеләр булышлыгы белән алга куелган бурычларны хәл итәргә һәм Татарстанның уңышларына үз өлешен кертергә сәләтле”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аннан соң ул Рәхмәт хатларын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.