Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Башкарма хакимият органнарына бергәләп эшләү аеруча әһәмиятле

06.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимияте җитәкчелеге белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы тәкъдим ителде. Яңа билгеләнгән министрлар үз урынбасарларын тәкъдим иттеләр, шулай ук алар җаваплы булган юнәлешләре турында җентекләп сөйләделәр.

Билгеләп үтелгәнчә, билгеләнер алдыннан һәр ведомство җитәкчесе урынбасарлары белән бергә комиссия узганнар, анда тармакның үсеш перспективалары турында сөйләгәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, башкарма хакимият органнарына бергәләп эшләү аеруча әһәмиятле. Бу, барыннан да элек, илкүләм проектларда язылган барлык максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен, ә иң мөһиме - республика халкының тормыш сыйфатын арттыру өчен кирәк.

"Без бердәм команда буларак эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез имтиханыгызны тапшырдыгыз, комиссия фикер алышулар үткәрде. Бу зур ышаныч һәм зур җаваплылык - Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә эшләү. Барыгызга да уңышлы эш телим".

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге өчен якындагы чорга төп бурычларны һәм өстенлекләрне билгеләде. Ул искәрткәнчә, яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең һәрберсе үз карамагындагы тармакта эш нәтиҗәләре өчен шәхси җаваплылык тота.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.