Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырды

02.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia–2020 илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы җиңүләре белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, быел ярышлар яңа дистанцион форматта оештырылды. Мондый алым беренче тапкыр WorldSkills дөнья практикасында Россия инициативасы буенча кертелде. Бу чемпионатның безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда да колачларын зурайтырга мөмкинлек бирде.

Чемпионатның төп нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде – анда Россиянең 80 төбәгеннән 3 меңгә якын катнашучы җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасы WorldSkills-2020 илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары буенча төбәкләр рейтингында 1 урынны алды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңү – күп көч куелган хезмәт һәм күп санлы күнегүләр нәтиҗәсе. Ул хезмәтләре өчен экспертларга, тренерларга һәм педагогларга, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә   аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты шулай ук барысын да Россиянең һөнәри-техник белем бирү системасын оештыруга 80 ел тулу белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills хәрәкәте, дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру һөнәри белем бирү системасын үстерүгә һәм кадрлар потенциалын ныгытуга куәтле этәргеч бирә.

Бүген Татарстанда яңа җайланмалар белән җиһазландырылган 41 ресурс үзәге бар, шул исәптән WorldSkills мирасы кысаларында да. Ресурс үзәкләре эшче кадрларны әзерләү белән бергә, һөнәри белем бирүнең үсеш нокталарына да әверелде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа компетенцияләр яшьләргә заманча хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле булырга мөмкинлек бирә.

"Ышанам ки, сезнең белемнәрегез, күнекмәләр һәм компетенцияләрегез икътисадның реаль секторы һәм киләчәк чемпионатларда үз осталыкларын исбатларга кирәк булачак яшь коллегаларыгыз өчен файдалы булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта җиңүчеләргә һәм призерларга мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, елдан-ел Татарстанда призлы урыннар саны арта бара. Без киләчәктә дә WorldSkills хәрәкәтенә ярдәм итеп торачакбыз, аның югары стандартларын мәгариф практикасына кертәчәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп, Будапештта (Венгрия) узачак һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм экспертларга Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталары һәм Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды. WorldSkills хәрәкәте экспертлары, оешмалар хезмәткәрләре – «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәтен үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен алдылар.

Бүген бүләкләнүчеләрнең барысына да буклетлар «флористика»компетенциясендә илкүләм чемпионатта җиңүчеләр тарафыннан төзелде.

Чара тәмамланганда фотога төштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.