Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Баулы һәм Ютазы районнары муниципаль хакимиятләрен актив эшчәнлеккә юнәлдерде

26.02.2013

Спикер Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләре буенча эш сәфәре кысаларында ТРның Баулы һәм Ютазы районнары муниципаль районнары Советлары утырышларында катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләре буенча эш сәфәре кысаларында ТРның Баулы һәм Ютазы районнары муниципаль районнары Советлары утырышларында катнашты.

Баулыда ул район башлыгы Альберт Хәбибуллин белән бергә район үзәгендә Садыйков крестьян-фермер хуҗалыгының бер ел чамасы элек банк кредитларын җәлеп итеп ачылган сөт ризыклары җитештерүче цехын карады. Ул тәүлегенә 5 тонна продукция җитештерә. Әлеге цехта 25 кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 12500 сум. Цех продукциясе Баулы районында гына түгел, Башкортстан районнарында да сатыла. Сөйләшү вакытында Фәрит Мөхәммәтшин чималны җирле җитештерүчеләрдән сатып алу зарурлыгын билгеләп үтте. Бу шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүнең бер юлы булып тора. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, баулыларның авылда эшне көчәйтеп җибәрү өчен мөмкинлекләре зур: бүгенге көндә район шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар алу буенча арттагы рәтләрдә.
Аннан Фәрит Мөхәммәтшин Баулы район Үзәк хастаханәсен карады. Аны заманча таләпләргә җавап бирә торган итәр өчен, биналарны акрынлап төзекләндерергә карар кылынган. Беренче этап өчен республика бюджетыннан якынча 103,7 млн. сум акча бүленгән. Хәзер реконструкцияләүнең икенче этабы көтелә.

Биредә вакытта Фәрит Мөхәммәтшин авырулар һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Баулыда гомумпрактика табиблары да, “тар” белгечләр дә җитешми. Районда хәзерге вакытта хезмәт куючы табибларның яртысы – пенсиягә чыгарга әзерләнә яки пенсия яшендә. Сөйләшү вакытында спикер республика парламентының бюджет хисабына белем алган югары уку йортлары белгечләрен республика шәһәр һәм районнарына контракт буенча эшкә җибәрергә мөмкинлек бирә торган закон проекты буенча эшнең тәмамланып килүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта КДМУда максатчан юллама белән Баулы районыннан 6 студент кына белем ала.

Баулы районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады. Кайбер эшләнеп җитмәгән мәсьәләләр буенча ул тәнкыйди фикерләр дә җиткерде.

Ел нәтиҗәләре буенча Баулы районында сәнәгать индексы 97,3 процент тәшкил иткән. Үзләре җитештергән товар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме – 5,5 млрд. сум. Уртача хезмәт хакы шәһәр буенча – 21473 сум, район буенча 12947 сум тәшкил иткән.Уңай күрсәткечләргә килгәндә, 10 ел эчендә беренче тапкыр туучылар үлүчеләрдән артып киткән.

Узган елда терлек һәм кош ите - 2198,8 тонна, сөт 20137 тонна җитештерелгән.

Фикер алышу вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле рәвештә, үзләренең шик-шөһбәләрен дә җиткерде. Алар булган авыл хуҗалыгы базарыннан читтә калырбыз дип курка. Фәрит Мөхәммәтшин, моңа җавап итеп: “Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү – ул дөрес адым. Шул ук вакытта дәүләтнең дә нык финанс ярдәме булырга тиеш. Федераль үзәк ярдәменнән башка бу бурычны үтәп булмый”, - дип белдерде, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үзләренең дә резервларны барларга тиешлеген ассызыклап.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Баулы районының Татарстанның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүен, социаль юнәлешле программаларны тормышка ашыруда уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Район хакимиятләре игътибарын шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча актив эшчәнлек алып баруга юнәлтте. Муниципаль җитәкчеләр шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудыруда елгыррак булырга тиеш. Бүгенге көндә Баулы икътисадында бу күрскәткеч нибары 10 процентны тәшкил итә, ә республика битәкчелеге 35-40 процентка җиткерү бурычын куя.

Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы муниципаль районына китте. Ул районның Байрәкә авылында “Батыр” спорт комплексын ачуда катнашты. Байрәкәлеләрне зур, шатлыклы һәм озак көтелгән вакыйга белән котлады. Якын арада биредә район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышлар үткәреләчәк.

Ютазы районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать индексы 103 процент тәшкил иткән. Үзләре җитештергән товар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме – 3 млрд. сум.

Узган елда терлек һәм кош ите – 20940 центнер, сөт 18818 тонна җитештерелгән.

Уртача хезмәт хакы зур һәм уртача предприятиеләр буенча – 16890 сум, район буенча 16370 сум тәшкил иткән. 2012 елда 48 кеше вафат булган.
Фәрит Мөхәммәтшин, районның үсешенә бәя биреп, муниципаль хакимиятләрне авылда шәхси инициативаны хуплау алу мәсьәләләрендә сүлпәнлек күрсәтүен тәнкыйтьләде. Ул Ютазы районында бераз алга китеш булуын, әмма тагын күбрәк тә эшләргә мөмкин икәнлеген әйтте. Район башлыгы үз эшчәнлегендә бу күрсәтмәләрне исәпкә алырга вәгъдә бирде,


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы