ТР Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Александр Шадриков билгеләнде.

26.02.2013

Бүген ТР Чүпрәле муниципаль районы советы депутатлары Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе постына Александр Шадриков кандидатурасын расладылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Утырыш бүген район Мәдәният сараенда үтте. Башкарма комитет башлыгы кандидатурасын раслаганчы депутатлар һәм чакырылган кунаклар ТР Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2013 елга төп бурычлары белән таныштылар. Бу көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә иде.
Утырыш алдыннан Илдар Халиков ул вакытта әле Чүпрәле районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын үтәүче Александр Шадрин җитәкчелегендә күп функцияле үзәктә булып кайтты, биредә ул төрле хезмәт эшчәнлекләре белән танышты, үзәкнең эшчәнлегенә бәя бирде.
Илдар Халиков гомумән республика һәм Чүпрәле районы күрсәткечләрен чагыштырып, депутатларга һәм утырышка чакырылган җитәкчеләргә: Сезнең өчен уйланырга җирлек бар”, дип белдерде. Иң беренче чиратта – бу демографик хәл. Район больницасын яңартуга 60 млн. сумнан артык акча салынуга, федераль һәм республика программалары ярдәмендә табиблар саны артуга карамастан ( республиканың башка районнары белән чагыштырганда бу күрсәткеч иң әйбәте булып санала) үлүчеләр саны туучылар санын уздырып җибәрә. Билгеле булганча, 2012 елда Татарстан халык саны арту буенча РФ алдынгы урыннарның берсен яулады.
“Табыш күрсәткечләре, хезмәт хакының югарылыгы һәм хәтта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү дәрәҗәсе буенча да Чүпрәле районы теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмады хәтта уртача республика күрсәткечләре белән дә тигезләшә алмады.- дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Әмма көч бар, кадрлар бар, һәм без Чүпрәле районы иң әйбәтләр арасында үзенең лаеклы урынын алыр дип ышанабыз”
Премьер-министр шулай ук хезмәттә иң алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы