Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер катнашты.
Чиләбе өлкәсе - Россиянең иң күп санлы татар җәмәгатьчелекләренең берсе - 180 меңнән артык кеше яши торган төбәк. Хәзерге вакытта өлкәдә 30га якын милли-мәдәни берләшмә эшли, шуларның иң мөһиме – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы. 1998 елдан башлап оешманы Лена Колесникова җитәкли. Татар конгрессы барлык эре татар милли-мәдәни чараларын, фестивальләрне, концертларны, конкурсларны оештыручы һәм инициаторы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга җирле татарларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Без татар җәмәгатьчелегенед өлкә җитәкчелеге белән үзара аңлашуын күрәбез. Монда татарлар өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган", - диде ул.
ТР Президенты Чиләбе татарларының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. «Без гореф-гадәтләребезне, телебезне, аш-суыбызны саклап калырга һәм киләсе буынга тапшырырга тиеш. Һәм бу сезнең кебек кешеләр ярдәме белән мөмкин булачак. Без, үз чиратыбызда, сезгә бу эштә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты очрашуда катнашучыларга.
Алексей Текслер сүзләренчә, Чиләбе татарлары актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. "Чиләбе өлкәсендә татар общинасы бик актив, бигрәк тә татарлар конгрессы. Барлык чараларны да бергә уздырабыз, алар һәрвакыт бик матур һәм күркәм. Без алга таба да өлкәбезнең барлык татар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде губернатор.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә бүләкләр тапшырды.