Рөстәм Миңнеханов: Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз

01.10.2020

Бүген Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслерның эшлекле очрашуы узды.

Очрашу барышында яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, шул исәптән үзара тәэмин итүне арттыру юнәлешендә дә. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, производство элемтәләрен үстерергә кирәк. "Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз. Ышанам ки, безнең дустанә мөнәсәбәтләр алга таба да үсәчәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Яңартылган документта хезмәттәшлекнең 14 төрле юнәлеше һәм 2024 елга кадәр чаралар планы язылган. Аерым алганда, яңа килешү сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм инновацион хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә уртак чараларның киңәйтелгән бүлекләре белән аерылып тора.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны Әхмәт Рәфыйков белән очрашты. Татарстан Президенты ветеранга Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклап калуга һәм баетуга керткән зур өлеше, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев