Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Чиләбе торбалар прокатлау заводында булды. Аны Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер озата йөрде.
«Чиләбе торба прокаты заводы» («ЧТПЗ») ГАҖ Россиянең торба продукциясен җитештерүче һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләрен тәэмин итүә. Компания дөньяның иң эре торба компанияләре исемлегенә керә һәм ел саен 2 млн.тоннага якын торба продукциясе җитештерә.
Рөстәм Миңнеханов торба продукциясе җитештерү һәм производствоның төп юнәлешләре белән танышты. Шулай ук аңа калдыкларны эшкәртү процессын күрсәттеләр.
Аннары Татарстан Президенты һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы завод территориясендә оештырылган автомобильләр күргәзмәсен карадылар. Экспозициядә Алабугада чыгарыла торган «Форд Транзит» микроавтобуслары тәкъдим ителде. Чиләбе өлкәсе күргәзмәдә «Урал» махсус техникасын тәкъдим итте.