Илдар Халиков: “Тәтеш районының яхшы потенциалы һәм амбициоз планнары бар"

26.02.2013

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы позицияләрне кайтару, моннан тыш демография өлкәсендә тискәре тенденцияләрне юкка чыгару Тәтеш районының көченнән килә. Моның турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Тәтеш муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.
Утырыш алдыннан республика Хөкүмәте башлыгы район хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсен карап чыкты.
2012 нче елга Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар турында төп доклад белән район башлыгы Валерий Чершинцев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2012 нче елда тулай территориаль продукт күләме якынча 3 млрд сум тәшкил иткән, бу, үткән елныкы белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Районда уртача хезмәт хакы 14 мең сум булган. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2 процент тәшкил иткән.
2012 нче елда 9 мең 269 кв.м торак сафка бастырылган, планда 9 мең 200 кв.м булган. 2013 нче елда Тәтеш районы халыкны тузган торактан күчерү программасында катнаша. 247 гаиләне күчерергә һәм 99 млн. сумны үзләштерергә кирәк. Шулай ук Тәтештә соципотека программасы буенча 18 фатирлы торак йорт төзелеше планлаштырылган.
Валерий Чершинцев сүзләренчә, районда үсемлек үстерү эше актив бара. Быел терлекчелеккә җитди игътибар бирү планлаштырылган. Моңа ярдәмгә “2013 нче елда Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгын үстерү” программасы килә. Ул эре мөгезле терлек санын һәм сөтнең күләмен арттыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, Тәтеш районы җитәкчелеге быел авыл халкын гаилә фермалары төзелешенә җәлеп итү эшен дәвам итәргә һәм һәрбер авылда бер гаилә фермасы төзергә планлаштыра. Хәзерге вакытта алар районда - 16.
Шулай ук быел Тәтеш районында керү туризмы үсеше белән җитди шөгыльләнергә: шәһәр инфраструктурасын, күңел ачу индустриясен яхшыртырга, туклану урыннары өлкәсен зурайтырга - телиләр.
Районда “2013-2016 нчы елларда Тәтеш муниципаль районында туризм үсеше” программасы кабул ителгән.
Утырышка нәтиҗәләр ясап, Илдар Халиков районның демографик күрсәткечне яхшырту буенча резервы булуын әйтте. Районда туучылар саны гадәттәгечә түбән һәм үлүчеләр саны күбрәк. Шулай ук республика Хөкүмәте башлыгы районда халыкның уңай миграциясе күзәтелүенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, 2012 нче елда район халкы саны миграция ярдәмендә 60 кешегә арткан.
Илдар Халиков үз чыгышында авыл хуҗалыгы үсешенә аерым игътибар бирде. Ул районның авыл хуҗалыгындагы хәленә анализ курку уята, дип хәбәр итте. Республиканың сөрү җирләренең 2,5 процент мәйданына ия була торып, район авыл хуҗалыгы кеременең 1,6 процентын гына бирә. Шул ук вакытта 2012 нче елда Тәтеш районы авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме еллык керемнең дүрттән бер өлешен тәшкил иткән. Терлекләр саны кими башлаган, һәм бу тенденцияне, ТР Премьер-министры сүзләренчә, туктатырга кирәк.
“Тәтеш районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә көчле. Район хуҗалыклары республика лидерларының берсе булды, шуңа күрә мин кайбер югалтылган позицияләр кайтарылачак һәм авыл хуҗалыгында уңай үсешкә ирешеләчәк, дип ышанам”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәт башлыгы билгеләвенчә, Тәтеш районы республика программаларында актив катнаша, аерым алганда, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрен тиешле рәвешкә китерү, торак төзелеше.
Шулай ук И.Халиков сүзләренчә, юллар төзелеше мәсьәләсе җитди игътибарны таләп итә. Тәтеш районында – бу планда республика буенча иң катлаулы хәлләрнең берсе. Район торак пунктларының 57 процентында каты катламлы юллар юк. 2013 нче елда республика тарафыннан район юллары төзелешенә 170 млн сум күләмендә финанс ярдәме каралган.
Республика Премьер-министры күрсәткән тагын бер юнәлеш – электрон хезмәтләр үсеше.
Чыгышы ахырында Илдар Халиков Тәтеш районы халкына 2012 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең бурычларыгыз һәм планнарыгыз бик зур һәм аларның тормышка ашырылачагына бернинди шик юк” – дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.


ТР Президентының матбугат хезмәте. Михаил Миронов.