Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачты

01.10.2020

Бүген Чиләбегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларга үз милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калу бик мөһим. "Габдулла Тукай татар теле һәм әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән", - диде Татарстан Президенты.

Алексей Текслер билгеләп үткәнчә, Габдулла Тукай кыска, әмма вакыйгаларга бай әдәби тормышы олы мирас калдырган. "Аның биографиясендә Чиләбегә бәйле бит булуы бик күңелле. Безнең күп милләтле Көньяк Урал халкы тату, һәм без бу дуслык әһәмиятен аңлыйбыз", - диде губернатор.

Шагыйрьгә һәйкәл Воровский урамындагы яңа скверда куелды. Монументның авторы - Россия атказанган рәссамы, скульптор Александр Лохтачев. Искәртик, Габдулла Тукай Чиләбе өлкәсендә 1912 елда булган.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев