Язгы чакырылыш вакытында 4,5 меңгә якын Татарстан халкы хәрби хезмәткә озатылачак

26.02.2013

Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, быел республикадан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе барышында 4,5 меңләп егетне берьеллык хезмәткә озату планлаштырылган, дип игълан итте. Алга таба Татарстан белән шефлык элемтәләре урнаштырылган частьләргә егетләрне озатачакбыз, алар саны 30лап иде, хәзер 65кә җитте һәм былтыр 3 меңнән артык татарстанлы “шефларга” җибәрелде. Урта һәм югары һөнәри уку йортлары белән бу юнәлештә эш алып барыла, язгы чакырылышта һөнәри белгечлек алып чыгучылар күбрәк алыначак, мисалга, әлеге уку йортларын быел тәмамлаучылар хезмәткә кайсы хәрби частька барасын алдан белеп торачак, чөнки шушы уку йортлары аларга беркетеләчәк, ди С.Погодин.
Узган елгы язгы һәм көзге чакырылыш кампаниясе барышында 8251 егет Татарстаннан Хәрби Көчләр, Эчке гаскәрләр хәрби частьләренә һәм берләшмәләренә, башка хәрби формированиеләргә озатылган. Күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга эләккән.

"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы