Рөстәм Миңнеханов: Бүген безгә гомумән күкне ачык итү мөһим

25.02.2013

Казанда 2013елгы җәйге Универсиада барышында авиациянең гомуми кулланыштагы һава судноларының очышы өчен чикләү кертелергә һәм ул уйланылган дәрәҗәдә булырга тиеш.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә,бүген безгә гомумән күкне ачык итү мөһим . АКШ һәм башка илләрнең тәҗрибәсе - моңа мисал булып тора, бу сәнәгать һәм сервис үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга мөмкинлек бирә,-диде Рөстәм Миңнеханов. Әгәр без вертолетларда һәм кече авиация һава судноларында хәрәкәт итмәсәк, эшләребезнең, карарларыбызның оперативлыгы югала.”һәм, әлбәттә, региональ һәм шәхси авиацияне үстерү автомобиль юлларында булган йөкләнешне дә киметергә ярдәм итә,кешеләргә кирәкле урынга тизрәк барып җитәргә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, туризм өчен мөмкинлек ача”, -диде ул.

Юрий Трутнев,үз чиратында, авиатуризм өчен илдә перспективалар бар,-дип белдерде.”Авиатуризм – кыйммәтрәк,әмма кече авиациянең үсеше яңа мөмкинлекләр ача.Бу бик мөһим һәм кызыклы”,-диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның авиация техникасыннан файдалану,очучылар әзерләү, шул исәптән чит ил партнерлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. – “Татарстан гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга мөмкин”,-дип белдерде ул.


ТР Президенты матбугат хезмәте,Елена Бритвина.