Ягып җылыту сезоны нәтиҗәләре буенча “Татэнерго” холдингы түләү өлкәсендә абонентлар тарафыннан килешү йөкләмәләрен начар үтәү фактларын билгеләп үтте

16.06.2008

Бүгенге көнгә “Татэнерго” ААҖ нең 130 мең тонна күләмендә ягулык запасы бар. Бу турыда бүген 2007-2008 елгы ягып җылыту вакытында ягулык-энергетика комплексы оешмаларының эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында “Татэнерго” ААҖ генераль директоры, “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда предприятиенең ягулык запасы лимиттан артып китә.
2007-2008 елга ягып җылыту вакытында предприятиенең эш нәтиҗәләренә йомгак ясап, Илшат Фәрдиев энергетика җиһазлары эшендә һәм электр белән тәэмин итү кулланылышында бернинди кимчелекләр дә күзәтелмәвен билгеләп үтте.
Пландагы күрсәткечләргә туры китереп, 2007 елда кайбер объектларга капиталь ремонт ясалган. Казан җылылык хуҗалыгының ягып җылыту сезонына хәзерлеге барышында 22 км дан артык җылылык трассасында капиталь ремонт ясалган, Яр Чаллы буенча - 12 км дан артык; шулай ук торак йортларда хисаплау үзәген монтажлау буенча бик зур эш башкарылган. Түбән Камада 3 км җылылык трассасында капиталь ремонт үткәрелгән.
“Бөтен ягып җылыту сезоны барышында челтәрләрнең берөзлексез эшләве буенча бернинди гаепләр дә булмады, шулай да ягып җылыту сезоны тәмамлану белән, без кайбер абонентларның килешү буенча түләү өлкәсендәге йөкләмәләрен намус белән үтәмәү фактлары турында хәбәр итәргә мәҗбүр булдык”, – диде Илшат Фәрдиев.
Аның сүзләренә караганда, абонентларның дебиторлык бурычы 1,4 млрд. сумнан 2,2 млрд. сумга кадәр арткан (2008 елның 1 нче маена алынган мәгълүматлар буенча).
Бурычның иң зур үсешен Казанның торак оешмалары китереп чыгарган: бурыч суммасы 417 млн. сумга җиткән.
“Татэнерго” ААҖ генераль директоры Киров исемендәге синтетик каучук заводы (18 млн. сум), Калинин исемендәге Казан төгәл машиналар төзү заводының (11 млн. сум) хезмәт күрсәткән өчен тулысынча түләмәвен хәбәр итте.
Моннан тыш, Яр Чаллы (172 млн. сум), Түбән Кама (“Водоканал” предприятиесе һәм энергохуҗалык – 25 млн. сум), Ютазы муниципаль районы буенча (8 млн. сум.) бурыч бар.
Зәйдә торак йортларны җылылык белән тәэмин итү проблемаларына килгәндә, Илшат Фәрдиев 11 млн. нан артык сумлык ике контурлы казаннар урнаштыру өчен (177 фатирга), финанс чараларын лизинг схемасы буенча бүлеп бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте