Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумында 64 илдән 10 кеше катнашкан

26.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумын уздыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Kazan Digital Week-2020 – цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләр һәм кулланучыларның фәнни, техник һәм коммерция коммуникацияләренең яңа халыкара мәйданчыгы. Форум программасы күп юнәлешләрне үз эченә алды: интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, киберкуркынычсызлык, инновацияләр, финтех.

Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 21-24 сентябрьдә узган Kazan Digital Week-2020дә дөньяның 64 иленнән 10 меңнән артык кеше катнашкан. Караучылар саны 30 меңнән артып киткән. Форумда 4 көн эчендә 375 спикер чыгыш ясаган, 37 секция, 4 мастер-класс, 5 түгәрәк өстәл, 14 техник визит һәм панель дискуссияләр узган. Онлайн-күргәзмәдә 111 компания катнашкан, аларның экспозицияләре белән 7,5 мең кеше танышкан. Форумда 150 мәкалә тәкъдим ителгән.

"Узган чара һәм аның нәтиҗәләре республиканың инновацион үсеш һәм цифрлаштыру, кадрлар һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә бизнес-потенциалын үстерү үзәге буларак имиджына уңай йогынты ясады дип саныйбыз. Шуңа бәйле рәвештә әлеге форумны ел саен үткәрү тәкъдиме бар», - дип өстәде Рифкать Миңнеханов.