Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә Covid-19 белән авыручылар саны артуны чикләү өчен барлык күрсәтмәләрен дә катгый үтәргә кушты

26.09.2020

Covid-19 белән авыручыларның саны артуны чикләү өчен Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә катгый үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада коронавирус таралу шартларында авырулар куркынычын киметүгә һәм тискәре сценарийларны булдырмый калуга ирешеленгән. Бүгенге көндә Татарстанда көн саен 20гә якын авыру очрагы теркәлә. "26 сентябрьгә бездә 7 мең 135 кеше авырып китте. Соңгы тәүлек эчендә – 23 кеше. 6 меңнән артык кеше терелде, әмма, кызганычка каршы, 74 кешене югалттык. Үсеш темпы бездә әлегә 0,3% кына. Россиядә дә, округта да Татарстан әйбәт урында тора, әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел», - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов якын арада грипп белән авыручылар санының артуы көтелә, дип белдерде. Ул искәрткәнчә, республика территориясендә гриппка каршы вакцинация үткәрелә инде.

«Без Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән чараларны йомшартырга тиеш түгел, киресенчә. Битлек кияргә, кулларны эшкәртергә, гриппка каршы прививкалар ясарга кирәк. Мин барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм – Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә төгәл үтәргә кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары - полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр иткәнчә, 24 сентябрьгә республика буенча тулаем алганда 95,5 меңнән артык эпидемиология кагыйдәләрен бозу кисәтелгән. Беркетмәләрнең 94% ы судларда каралган инде. Суд карары белән 23 юридик зат һәм шәхси эшкуар эшчәнлеге туктатылган. Вазыйфаи затларга карата 3,4 меңгә якын административ материал төзелгән.

Чит илләрдән һава транспортында килгәннәргә карата белән чараларның үтәлешен контрольдә тоту "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә тәэмин ителә. «Казан» аэропорты аша халыкара авиарейслар яңартылганнан бирле чит илләрдән 24 меңгә якын республика кешесе кайткан, аларның 80%ы аэропортта ук тикшерү узган. Калганнарга карата яшәү урыны буенча тикшерү чаралары үткәрелә.

Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, коронавирус таралу куркынычы арту шартларында халыкның күпчелек өлеше гамәлдәге санитар-эпидемиологик таләпләргә битараф түгел: битлек кию, дистанция саклау үтәлә. Беренче чиратта, бу сәүдә объектларына һәм җәмәгать транспортына кагыла, шул исәптән таксига да. «Шул ук вакытта без ачыклаган тәртип бозулар саны берничә тапкыр югарырак. Әгәр 2 атна элек без көн саен 200-400 хокук бозу очрагын документлаштырсак, бүген исә – 500-600. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык беркетмә китә», - дип өстәде ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.