Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» фондының 10 еллыгында: киләсе 10 елда фонд шундый ук продуктив булыр дип ышанам

25.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш – Возрождение» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган тантанада булды.

Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасы коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һ.б. лар катнашты. Шулай ук чарага хәйриячеләр, барлык проектларның инвесторлары, фондның Попечительләр, Административ, экспертлар советлары әгъзалары, федераль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары һ.б.лар чакырылган иде.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО ның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ассызыклаганча, «Яңарыш» фонды хезмәте нәтиҗәсендә республикада дөньякүләм масштабтагы ике уникаль объект – борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре бар.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче Президенты вазыйфасында эшен тәмамлагач, ул әлеге ике объектка алынырга ният белдерде, һәм бу инициатива Владимир Владимирович Путин тарафыннан да хупланды. «Күп еллар дәвамында фонд федераль һәм республика ярдәмен алды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма чыгымнарның һәм эшләрнең төп өлешен безнең хәйриячеләребез – эре компанияләр, шулай ук бизнес вәкилләре, Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерларыбыз башкарды. Бу – Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге бөтен бер команданың зур хезмәте. Аның абруе, аның проектларны күзаллавы галимнәрне, эшкуарларны, төзүчеләрне бер җиргә туплый. «Яңарыш» фонды эшчәнлеге дәверендә без моңарчы булмаган уникаль компетенцияләрне үзләштердек. Мондый партнерлар булу – бик зур байлык».

"Минтимер Шәймиев моның белән генә тукталып калмады – аны башка мәсьәләләр дә борчый, бу –яшьләрне заманча үстерү, балаларга белем бирү, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты моңа дәлил булып тора. Һәм проект тормышка ашырыла да инде! Фонд эше күпкырлы дип әйтергә була".

Ике юнәлеш буенча безне киләсе буын бәяләячәк – бу тарихка мөнәсәбәтебез һәм киләчәк турында, балаларыбыз һәм аларның белеме турында кайгыртуыбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. «Яңарыш» фонды нәкъ менә шул юнәлешләр буенча эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген фонд тәҗрибәсе белән күп кенә төбәкләргә, шулай ук федераль структуралар вәкилләре дә кызысына.

«Сезне чын күңелдән шушы искиткеч юбилей – фондның 10 еллыгы белән котлыйм,- диде Рөстәм Миңнеханов. - Киләсе ун ел фонд шундый ук продуктив булыр дип өметләнәм».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.