Рөстәм Миңнеханов Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов белән очрашты

25.09.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Су ресурсларын саклау, сусаклагычларны, шул исәптән киләчәктә Идел-Кама каскады сусаклагычларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шадриков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Хәнифов һ.б. лар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Кирилловка Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.