Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко урманнар утыртуда катнаштылар

25.09.2020

«Урманнар утырту көне» табигатьне саклау гамәлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко катнашты.

Бу гамәл Балык Бистәсе муниципаль районында уздырылды (Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш участок урманчылыгының 48 нче кварталындагы урман фонды территориясе).

Кунакларга сәламләү сүзе белән урман техникумы («Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ мәктәп урманчылыгы) укучылары мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУнең in vitro үсемлекләренең микроклональ вегетатив үрчү лабораториясе эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук урман янгыннарыннан саклану һәм урман культуралары техникасын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урманнар утыртуда катнашканнарның барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, урманчы һөнәре бик мөһим һәм лаеклы хезмәт, ул үз вазыйфаларын гына үтәүне түгел, ә табигатькә ихлас мәхәббәт та таләп итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан территориясенең 17%тан артыгы урманнар белән капланган, шуңа күрә урман хуҗалыгын үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко Урманнар утырту гамәлендә катнашуына шат булуын белдерде.

Ул искә төшергәнчә, Урманнар утырту гамәлләрендә дәвамчанлык та бар – аерым алганда, илдә Җиңүнең 75 еллыгына «Хәтер бакчалары» гамәле узды, ул чакта һәр һәлак булган истәлегенә агачлар утыртылды. Хәзер «Урманнарны саклыйк» гамәле бара, һәм аңа Россиянең барлык төбәкләре дә кушылды.

Сергей Аноприенко шулай ук 2011 елдан Татарстанда бер генә янгын да теркәлмәгән, дип искәртте. "Янгыннарның булмавы-бик зур хезмәт, – дип ассызыклады ул, шулай ук урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре - Урман хезмәткәрләре көне белән котлады.

Сергей Аноприенко билгеләп үткәнчә, 2024 елга – «Урманнарны саклау» федераль проектының төп күрсәткечләре кысаларындагы максат - урманнарны яңадан торгызу һәм яңадан торгызуда йөз процентлы баланска ирешү. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бу күрсәткечкә ирешелгән инде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.