Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Очрашуда урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны яңадан торгызу, урманчылыкларның матди-техник базасын ныгыту, урман хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында 2021 елда Татарстан Республикасының беренче урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Аноприенко бүген «Урманнар утырту көне» уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә узачак табигатьне саклау гамәлендә катнашачак.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашу барышында Сергей Аноприенкога Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.