Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Түбән Камада нефть химиясе заводлары төзелеше турындагы килешүгә кул куелды

12.06.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” төзелеше проекты буенча эшләр башкаруга Татарстанның нефть химиясе өчен аның язмышын хәл итү дәрәҗәсендәге килешүгә кул куелган иде.
Контрактларга комплекс төзелешенә заказ бирүче Нефть эшкәртү заводы һәм Нефть химиясе заводлары - “ТАНЕКО” ҖЧҖ һәм түбәндәге подрядчылар арасында кул куелды: “Текнимонт Россия”, “Текнимонт С.п.А.”, “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.”, “Сайпем (Португал) Комерсио Маритиму, С.Ю.ЛТДА” һәм “ТЕКФЕН Констракшн энд Инсталлейшн Ко. Инк.”.
Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешен өч этапта башкару планлаштырыла: 1 нче этап - нефть эшкәртү заводы; 2 нче этап - нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы; 3 нче этап - нефть химиясе заводы.
Подрядчыларның эш күләме проектлаштыру, тәэмин итү, төзелеш һәм сафка кертү-көйләү эшләре һәм “Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы”ның беренче этабына караган технологик җайланмаларны сафка бастыруны үз эченә ала.
Беренче этап буенча эш күләме 3 пакетка бүленгән. 1 нче эш пакетына - нефть, керосин һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмасы; 2 нче эш пакетына – гидрокрекинг җайланмалары, водород җитештерү, база мае җитештерү; 3 нче эш пакетына ароматика җитештерү кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында гидрочистарту җайланмалары һәм ароматика комплексы буенча эшләр башкару турындагы килешү “ТАНЕКО” ҖЧҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, "Текнимонт" идарәче директоры Каетани Энцо, "Текнимонт Россия" генераль директоры Марко Виола, "Джи Эс" президенты Ву Сан Реннарның кул тамгалары белән расланды.
База майларын җитештерү белән бәйле гидрокрекинг комплексы буенча килешүгә "ТАНЕКО" ҖЧҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, "Сайпем”ның тулы хокуклы вәкиле Пальярани Лучано, "ТЕКФЕН" президенты Оздемир Умутлар кул куйды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендәге килешүләргә кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Флуор” корпорациясенең югары рәсми вәкиле Алан Бэкман, “Текнимонт С.п.А.” башкарма директоры Фабрицио Ди Аматолар катнашты.
Түбән Камада Нефть эшкәртү заводы төзелеше - бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә эре проект. Без АКШ, Италия, Төркия һәм Көньяк Корея алдынгы компанияләренең әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыруларына ышанабыз. Аларның "Голубой поток" кебек халыкара эре проектларны гамәлгә ашыруда бик зур тәҗрибәләре бар”, - дип хәбәр итте кул кую тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Хәмзә Баһманов сүзләренә караганда, комплексны проектлаштыру буенча хәлләрнең торышы түбәндәгечә: 25 лицензияле технологияләргә барлык база проектлары төгәлләнгән, документлар Баш дәүләт экспертизасына тапшырылган, беренче сафка бастыру комплексының беренче чираты җайланмалары буенча эшлекле проектлаштыру башланып киткән.
Җиһазлар урнаштыруга тендерлар үткәрелә, 17,5 млрд. сумга контракт төзелгән. Комплекс мәйданчыгы киң масштабтагы төзелеш-монтаж эшләрен алып бару өчен тулысынча әзерләнгән”, - диде Хәмзә Баһманов. Аның сүзләренщ караганда, комплекс төзүчеләренә яшәү өчен 46 мең кв. метрга исәпләнгән район булдырылган.
Белешмә өчен: “Текнимонт С.п.А.” компаниясе “Майра Текнимонт” төркеменә керә. Төркемнең баш офисы Миланда (Италия) урнашкан. Россия Федерациясе территориясендә “Текнимонт Россия” ҖЧҖ компаниясенең тармагы эшләп килә. Персонал саны – 1200 кеше. Бүгенге көндә компания Германиядә, Һиндстанда, Согуд Гарәбстанында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм башка илләрдә эшли. Безнең илебездә ул, 1930 елдан алып, СССР һәм БДБ илләрендәгене дә бергә кушып исәпләгәндә, 44 проектны тормышка ашырды. Россиядә “Текнимонт С.п.А.” “Нижнекамскнефтехим”да, “Салаватнефтеоргсинтез”да, “Газпром”да проектларны гамәлгә ашыра.
“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” компаниясе дөньяның 225 иң эре подрядчы компанияләре рейтингында 31 нче урынны биләп тора.
“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” – Корееда иң эре төзелеш компаниясе. Персонал исәбен 5575 кеше тәшкил итә. Дөньяда нефть эшкәртү заводлары“ арасында зурлыгы ягыннан икенче булып санала торган “Джи Эс Калтекс” бүлендек компаниясе бар. “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.”ның химия, нефть химиясе һәм шулай ук нефть эшкәртү өлкәсендә, шул исәптән Россия Федерациясендә, БДБ илләрендә дә дөнья күләмендә бай тәҗрибәсе бар.
“Сайпем (Португал) Комерсио Маритиму, С.Ю.ЛТДА” компаниясе югары дәрәҗәдәге халыкара подрядчы – “Сайпем С.п.А.” компанияләре төркеменә керә. Ул нефть-газ сәнәгате өлкәсендә проектлаштыру нигезен, проектны җентекләп эшкәртү, җайланма һәм монтажны материаль-техник тәэмин итү, әзерләү, көйләү, төзелеш эшләре белән җитәкчелек итү һәм модернизацияләүне дә кертеп, киң спектрдагы хезмәт күрсәтү эшен алып бара. Төркемнең баш офисы Италиядә урнашкан, персонал саны 30 мең кеше.
“ТЕКФЕН Констракшн энд Исталлейшн Ко. Инк.” компаниясе “Текфен Холдингз” (Төркия) төркеменә керә. Компания төзелеш, механик, электромеханик эшләрдән башлап, әлегә кадәр булган җайланмаларны модернизацияләү һәм киңәйтү, шулай ук заводларны (җайланмаларны) ахыргача төзеп бетерү кебек эшләрне башкара. “Текфен Холдингз”ның төп персоналы, барлык җитештерү тармакларын да кертеп, 15 мең кешедән тора.
"Татар-Информ"