Алексей Гордеев Татарстан Республикасының Саба районындагы дуңгызчылык комплексына барып кайтты

11.06.2008

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстан Республикасының Саба районындагы Евлаштау авылында салынган һәм 580 продуктлы ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексына барып кайтты.
Комплекста өч төрле нәселле дуңгызлар белән эш алып барыла: ландрас, дюрок һәм эре ак токым. Дуңгызларның гомуми баш саны, яшь терлекләрне, үсеп җитү һәм симертү терлекләр төркемен дә исәпләп, 7 мең баш тәшкил итә. Дуңгызчылык комплексы составына ана дуңгызларны тоту өчен 2 бина, ата дуңгызлар өчен цех, терлекләрне үстерү корпусы, дуңгызларны симертү өчен 2 бина керә. Барлык 5 корпус та ябык коридор белән тоташтырылган.
Производство корпуслары ашату системалары, тирес түгү, “Big Dutchman” (Германия) микроклиматы белән комплектланган. Терлекчелек комплексы составына шулай ук ясалма аталандыру станциясе, административ-көнкүреш корпусы һәм хуҗалык-көндәлек тормыш алып барырга билгеләнгән башка объектлар керә.
Предприятиенең заманча җиһазлары (тәэмин итүче - “Астролаб” ҖЧҖ, Мәскәү) бер комплектка тупланган шәхси лабораториясе эшләп килә.
Дуңгызчылык комплексы проектының егәрлеге – елына 14400 дуңгыз алу. Терлекләрне ашатуның 30 проценты шәхсән үзләре җитештергән азык белән алып барыла. Симертү дуңгызларының уртача артуы тәүлегенә 765 грамм тәшкил итә. Дуңгызчылык комплексында 24 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы аена 5,4 мең сум тәшкил итә.
"Татар-Информ"