И.Фәйзуллин: “Авария хәлендәге йортлардан күчерелә торган гражданнар өчен төзелүче торак бәясен социаль ипотека йортлары бәясенә якынайтырга тиешбез”

22.02.2013

Бүгенге көндә Татарстанның муниципаль берәмлекләрендәге авария хәлендәге торак фонды мәйданы 427 мең кв метрдан артып китә. 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлар реестры имзаланып, бүген РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына юлланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, 25 февральдә РФ Хөкүмәтенең авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү буенча төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтүгә кагылышлы карары чыгарга тиеш. Ул карар 2013, 2014 һәм 2015 елларга кагылачак. “Карар чыгуга безнең программа үтәлеше өчен кирәкле барлык документларыбыз инде әзер булырга тиеш”, -дип искәртте министр. Аның сүзләренә караганда, әлеге документларда гражданнарның нинди мәйданнарга күчерелүе расланырга, аларны яңа торакларга күчерү ысуллары билгеләнергә тиеш. Моннан тыш, программа үтәлеше өчен җаваплы структуралар алдына әлеге категория өчен яңа йортлар төзелешенә мәйданнар, төзелеш эшләрен алып барырга ышанычлы подряд оешмаларын билгеләү, шулай ук аңлашылмаучылык чыкмасын өчен, гражданнар арасында аңлату эшләре алып бару бурычы куела.
“Гамәлдәге законнар нигезендә, республикада әлеге программа буенча финанс ярдәме бирелергә тиешле мәйданның 1 кв метры бәясе 29850сум күләмендә билгеләнгән. Төзелеш барышында еш кына өстәмә финанс ресурсларына ихтыяҗ туа. Шуңа күрә төзелә торган мәйданнарны гражданнар күчерелергә тиешле мәйданга максималь якынайтырга кирәк. Бу йортлар төзелеше бәясен мөмкин кадәр киметеп, аны социаль ипотека йортлары бәясенә якынайтырга тиешбез. Шулай булганда бу йортларга күбрәк гражданнарын күчереп булачак”, - ди төзелеш министры.
“Татар-Информ” МА