Быелга төзелеше планлаштырылган авыл клубларының барысы буенча да эшләр 1 мартка кадәр башланырга тиеш

22.02.2013

Авыл клублары” программасы нигезендә, быел Татарстан районнарында 46 яңа мәдәният йорты төзелергә тиеш. 35 объектта бүген инде эшләр башланган. 10 объектта эшләр оештыру стадиясендә булса, уналты объектның фундаменты салынган, тагын 9 ында инде диварларын салуга керешкәннәр. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә быелга планлаштырылган барлык объектларда 1 мартка кадәр эшләрне башлау бурычы куелды. Моның өчен бернинди киртә юк, документлар тәртиптә, подрядчылар сайланган, дип искәртелде киңәшмәдә.
“Татар-Информ” МА