Фәрит Мөхәммәтшин ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков белән очрашты

21.02.2013

Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатларга ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков тәкъдим ителде. Утырыш тәмамлангач аның белән Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.


Очрашуда катнашучылар арбитраж суды системасын үстерү һәм арбитраж закончалыгы проблемалары буенча фикер алышты. Фәрит Мөхәммәтшин Николай Новиковка эшендә уңышлар һәм Татарстан Арбитраж суды тулы көченә абруйлы эшләсен өчен тизрәк эш асылына төшүен теләде.

Искәртеп узабыз, 2013 елның 2 февралендә РФ Президенты Указы белән Николай Новиков 6 елга Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе итеп билгеләнде.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәшлек бүлеге